Баулы районында сайлау нәтиҗәләре
Төп тема

Баулы районында сайлау нәтиҗәләре

2026 елның 18-20 сентябрендә узган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләре билгеле булды.

Федераль округ буенча сайлауларда Баулы районында сайлаучыларның гомуми саны 24520 булган (авылларда – 8475, шәһәрдә – 16045), сайлауга килүчеләр саны – 85,80 процент (21039).

Иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясе җыйган – 15589, ягъни баулыларның 74,10 проценты. КПРФ өчен 2246 сайлаучы тавыш биргән – 10,68 процент, “Яңа кешеләр” өчен – 1168 (5,55), ЛДПР өчен – 629 (2,99), “Гадел Россия” өчен – 551 (2,62).
“Россия коммунистлары” сайлаучыларның 0,89 процент тавышын җыйган.

Башка партияләр буенча нәтиҗәләр:

  • Пенсионерлар Партиясе – 0,79,
  • “Яшелләр” партиясе – 0,50,
  • “Ватан” партиясе – 0,48,
  • Туры демократия партиясе – 0,38 процент.

Баулы районы 35нче Әлмәт бер мандатлы сайлау округына керә. Сайлаучыларның гомуми саны – 24494 (авылларда – 8465, шәһәрдә – 16029), килүчеләр саны – 85,60 процент (20968). Иң күп тавышны «Бердәм Россия» партиясеннән Марсель Шәйдуллин җыйган – 12665 (60,40). Рамил Әхмәтвәлиев (КПРФ) өчен 3760 баулылы тавыш биргән (17,93), Рамил Габделвәлиев (“Яңа кешеләр”) – 2225 (10,61) тавыш җыйган, Сергей Судыкин (“Гадел Россия”) – 1106 (5,27), Адель Вахитов (ЛДПР) – 1004 (4,79).

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева


Нет комментариев