Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр 24.11.2015

Чыгарылышның төп темалары:

1.Баулыда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе оештырылды. Республика премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы утырышта муниципаль районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, аларның укыту-методика буенча урынбасарлары, кадрлар мәсьәләсе һәм аттестация өчен җаваплы белгечләр катнашты.

2.Узган атнада Баулыда экстримистик юнәлештә бер очрак теркәлгән. Бу хакта дүшәмбе эшлекле аппарат киңәшмәсендә Эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Лавров җиткерде. Хәбәр 20 нче ноябрь төнендә килеп ирешкән.

3.Ноябрь аенда Татарстан юлларында 256 юл - транспорт һәләкате булган. Аварияләрдә 29 кешенең гомере өзелгән, 303 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итә.

4.Иске Чүте авылында тормыш итүче Мөслимә апа Дәүләтбаевага 90 яшь тулды.

5.«Ромашка» балалар бакчасында педагоглар арт- терапиянең яңа төрен куллана башлаганнар.

6.Баулы районында өч көн буе Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре булды. Актерлар Фәнис Яруллин пьесасы буенча куелган «Бер күрешү - үзе бер гомер» музыкаль комедиясен күрсәтте.

7.«Ватан» яшьләр клубында район укучылары арасында «Дан минуты» иҗат бәйгесенең гала-концерты үтте. Чараның кайбер мизгелләре алдагы видеоязмада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев