Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә җайлы рецепт

Җиләк сезонының кызган мәле. Җиләкчеләрнең эшләрен җиңеләйтү максатыннан, җайлы гына җиләк пирогы рецепты тәкъдим итәбез.

Мин җиләк җыярга яратмый идем. Быел (әллә картаям инде) җыясым килеп бардым һәм табигатькә, мең дә бер төрле чәчәкләргә, үсемлекләргә, хәтта бөжәкләргә бөтенләй башка күзлектән карадым. Сокланып туймаслык табигать могҗизалары икән бит алар, шулкадәрле матурлар, ә исләре.... иснәп туймаслык, затлы парфюмнар читтә торсын. Ә кошлар тавышы.... Җиләк җыюны да онытып, табигатькә сокланып, фотога төшереп йөрдек башта. Хәер, бер мин генә түгел, күпләр шулай итә торгандыр.
Без җиләккә барган көнне артык эссе дә түгел иде – җилле, салкынча көн иде. Ник бер черки, кигәвен тешләсен.
Күпләр, җир җиләге җыеп кайтуга, иң беренче эш итеп, пирог пешерә. Бу традиция безнең гаиләдә дә бар. Быелгы беренче җиләк пирогын җайлы гына рецепттан пешердем.


Камырга 200 грамм ак май, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ванилин, 10 грамм камыр йомшарткыч, чама белән он он алына. Камырның өчтән бер өлешен – туңдыргычка, калган өлешен суыткычка  куеп торырга кирәк. Ярты сәгатьтән пирогны ясыйбыз. Суыткычтан алган камыр пирогның аскы өлеше була. Аны кул белән генә дә җәяргә мөмкин. Эчлеккә җиләк, аз гына песок, манный салына. Өстенә туңдыргычтан алган камырны эре угыч аша чыгарып саласы. Пирогны 180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерәсе. Хуш исле, тәмле пирог килеп чыга.
Җиләк пирогы мелисса һәм җиләк салган хуш исле чәй белән бик тәмле булды.
Сүз уңаеннан, бу камыр чия яки күрә җиләге пирогына аеруча тәмле була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев