Быелгы көз үзенең озынлыгы, җылы һәм матурлыгы белән тарих битләренә языла. Матур көннәрнең һәр минутының кадерен белгән кешеләр һаман да табигать кочагына чыгарга тырыша. Татар Кандызы мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы көннәрдә “Көзге байлык” дип исемләнгән ял һәм күңел ачу чарасына җыелдылар. Борынгы уеннар да, мәктәп елларында ятлаган шигырьләр дә искә төште.
Урман аланлыгында саф һавада узган чара фольклор юнәлешне дә үз эченә алды. Чарада катнашучы ханымнар бүгенге көндә көзге муллык турында да уеннар оештырдылар.

– Көзге эшләр тәмам. Авыл җирендәге бакчаларда да соңгы эшләр тәмамланды бугай инде, – дип сөйләде Татар Кандызы мәдәният йорты җитәкчесе Илүзә Сәмигуллина. – Хәзер мул уңышка сөенеп, кышны көтәбез. Бүгенге чарада без көзге муллыкка кагылышлы уеннар уйнадык. Апалар, ханымнар үзләренең яшь чакларын искә төшерделәр. Көзгә кагылышлы табышмаклар, такмаклар әйтешү дә кызыклы булды. Борынгы уеннарны да онытырга ярамый, аларны үзебез дә яратып уйныйбыз, яшь буынга да өйрәтеп калдыру өстендә эшлибез.
Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты
Нет комментариев