Махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле Баулы районы халкы хәрбиләргә ярдәм итә. 27нче микрорайонда урнашкан Гаилә белән уку китапханәсендә искиткеч җылы һәм файдалы чара узды. Китапханә хезмәткәрләре «Хәерле кич» клубы белән бергә «Ярдәм итәр вакыт» дип исемләнгән патриотик акция оештырдылар.
Бу көнне китапханә чын иҗат һәм хезмәт мәйданчыгына әверелде: ярдәмчел укучылар һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп сугышчыларга җибәрү өчен кулдан өй токмачы кистеләр, туган якның шифалы үләннәреннән файдалы үлән чәйләре ясадылар, киптерелгән хуш исле алмаларны зур булмаган уңайлы пакетларга тутырдылар.
– Бу гади күчтәнәчләр генә түгел – аналарыбызның, апа- сеңелләребезнең, ир-егетләребезнең исән-сау, җиңү белән кайтуларын чын күңелдән кайгыртулары, догалары да, – ди гаилә белән уку китапханәсе мөдире һәм акцияне оештыручы Рәзифә Хафизова. – Битараф калмаган һәм үз өлешләрен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Без бердәм булганда гына җиңелмәс халык!
Акциядә катнашучылар, өйләреннән еракта булган хәрби якташларына күңел җылысын тапшыру өчен, чын күңелдән булган теләкләр белән хатлар да яздылар.
– Бу юлларда – өмет, мәхәббәт һәм туган җирдән кайнар сәлам. Изге теләкләр һәм догалар белән тулы бу хатлар ышанычлы терәк булсын һәм алгы сызыктагы солдатларыбызга рухи көч бирсеннәр, – диләр акциядә катнашучылар бертавыштан.
– Без бу чарада бик теләп катнашабыз. Сугыш кырларында булган сугышчылырабызга тәмле чәйләр, әниләре кискән кебек токмачлар, җылы оекбашлар, носкилар җибәреп, көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, әниләр күз яше түкмәсеннәр, тол хатыннар, ятим балалар буламасын иде дип телибез. Сугышчыларыбызга исән-сау туган якларга тиз көннәрдә кайтырга язсын дип телибез, – ди Розалия апа Фәткуллина.
– Бүген без, клуб әгъзалары, бик тә саваплы эш башкардык. Токмач кистек, һәрберебез, җәйге көннәрдә урман-кырларда җыйган шифалы үләннәрдән, күңел җылыбызны кушып, чәйләр ясадык. Чөнки безнең дә изге эшләрдән, күмәк оештырылган чаралардан читтә каласыбыз килми, – ди Резидә Асылгәрәева. – Ничек тә җиңүгә үз өлешебезне кертеп, егетләргә ярдәм итәсе килә. Барыбызны бер теләк берләштерә – хәрбиләребез туган якларга исән-имин кайтсыннар.
– Мин китапханәнең даими укучысы, – ди Фәния апа Гәрәева. – Бүген чын күңелемнән, көчле ихтыярлы егетләребезнең туган ягыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, булышырга килдем. Китапханә коллективына шундый акцияләр оештырган өчен рәхмәтемне белдерәм.
Нет комментариев