Баулы районында яшәүче 90 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк әби-бабайларны юбилейлары, туган көннәре белән котлау традициясе яшәп килә. Шалты авылында яшәүче Фәемә Хәмит кызы Гыйбадуллинаны да 94 яшьлек олуг гомер бәйрәме белән өенә барып зурлаганнар.
Фәемә Хәмит кызы Гыйбадуллинаны туган көне белән Шалты җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин, авыл ветераннар советы рәисе Ринат Канипов һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тәбрик иткән. Ил президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк тапшырганнар.
“Өлкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү бик матур гадәт, – ди Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Фәемә апа – михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Һәр туган таңын изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши”.
Фәемә апа 1932 елның 15 сентябрендә Яңа Шалты авылында дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә.
“Сугыш вакытында без алдагы көнгә өмет белән яшәдек, – дип искә ала Фәемә апа. – Безнең әниебез бик тырыш, көчле рухлы иде, аның ярдәме белән исән калдык. Сугыш башлангач, тормыш бик авыр булды. Ашарга табуы авыр иде. Ашарга яраклы яшеллек белән тукландык”.
Ул башка сугыш чоры балалары кебек үк кыр эшләрендә булыша: җитен, борчак йолкыша, башак җыеша.
“Сугыш беткәнен әни әйтте, – ди язмабыз герое. – Без бу хәбәргә бик сөендек. Сугыштан соң да авырлыклар озакка барды. Хәзерге буынга
теләгем: “Бәхетле булсыннар, илләр тынычлансын, без күргән авырлыкларны күрергә язмасын”.
Фәемә апа колхозда төрле эшләрдә, бухгалтериядә хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән, олы тормыш юлына озаткан. Бүгенге көндә балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан әби булып, изге теләкләрен, догаларын теләп, матур итеп яшәп ята.
“Фәемә апаның хәтере бик яхшы, бөтен нәрсә исендә. Бик башлы апа ул безнең”, – дип сөйләде Гөлназ Вахитова. – Балалары, оныклары, туганнары терәгендә бәхетле картлык көннәре кичергән Фәемә апага киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз”.
Нет комментариев