Баулы пенсионеры: “Тротуар өчен рәхмәт”
Җәмгыять

Баулы пенсионеры: “Тротуар өчен рәхмәт”

Шәһәрдәшебез Җәүһәрия Сәлахетдинова, “Баулы-информ” редакциясенә мөрәҗәгать итеп, шәһәрнең Беренче Май урамында тротуар салуларына бик тә сөенүен белдерде. Төзекләндерү, төзү эшләренең башында торучыларга, башкаручыларга бик тә рәхмәтле ул.

86 яшьлек Җәүһәрия Сәлахетдинова сөенече белән уртаклашырга, җитәкчелекккә, юл хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә редакциягә махсус килгән. Шәһәрдәшебез “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Беренче Май урамында тротуар салулары – тарихи вакыйга.

“Мин Баулыда 54 ел гомер итәм. Ярты гасыр көттек без бу тротуарны, – дип уртаклашты Җәүһәрия ханым. – Моңа кадәр юлга чыгарлык түгел иде бит – бертуктаусыз машина чаба, ә бит бөтен кешедә дә машина юк, җәяү йөрүчеләр күп. Юл буйлап шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә менгәндә елыйсылар килә иде. Быел урамыбызга тротуар салуларына куанып бетә алмыйм, рәхмәтем эчемә сыймый, шуңа килдем менә. Тротуарны шулхәтле әйбәт итеп эшләгәннәр, хәтта аны кул белән сыпырып карыйсы килә. Күпер кырларын, борылышларны да сыйфатлы ясаганнар”.

Җәүһәрия Сәлахетдинова Беренче Май урамында күптән көтелгән тротуар ясаулары өчен Баулы районы җитәкчелегенә, эшчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

“Минем сүзләремә Беренче Май урамында яшәүчеләрнең барысы да кушылыр дип уйлыйм, чөнки моңарчы бик интектеләр, – ди пенсионер ханым. – Гел генә тормыштан зарланып яшәмәскә, яхшылыкны да күрә белергә кирәк. Рәхмәт әйтүем савап булып барсын”.

Җитешсезлекләрне генә түгел, шәһәрне төзекләндерүне күрүчеләр, азга да куана, рәхмәт әйтә белүчеләр булуы сөенечле хәл.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев