Исергәп авылы мәдәният йортының «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче балалар «Йолдызчыклар» бию түгәрәге белән берлектә «Бәрәңге бәйрәме»нә багышланган матур иҗади эш әзерләде.
Балалар үз куллары белән төрле яшелчәләрдән һәм кул астындагы материаллардан үзенчәлекле «яшелчә кәрзине» ясаган. Эш барышында алар үзләренең фантазияләрен, иҗади сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтте.
Мондый чаралар балаларны иҗатка җәлеп итү, бергәләп эшләргә өйрәтү һәм хезмәткә кызыксыну уяту өчен аеруча әһәмиятле.
«Бәрәңге бәйрәме» кысаларында әзерләнгән иҗади эш балаларның күңеленә хуш килгән һәм бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер өстәгән.
Нет комментариев