Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Томбарлының ак әбисен юбилей белән котладылар

03 октября 2017, 13:59

868

0

1

Томбарлының ак әбисен юбилей белән котладылар

Бүген Татар Томбарлы авылында гомер итүче Факия Мөдәрис кызы Нәгыймуллинаны 90 яше белән тәбрик иттеләр. Ветеранны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, "Берлек" җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Җәләев һәм Татар Томбарлы авылы җирлеге башлыгы Илвир Ямалетдинов котлар өчен өенә бардылар. Факия әбинең гомер бәйрәме өлкәннәр көннәренә туры килгәнлектән, ике бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте.

Факия әби олы яшьтә булуына карамастан, килгән кунакларны мактый-мактый үзе каршы алды.

- И-и, рәхмәт инде балакайлар! Безне өлкәннәрне онытмаганыгыз өчен, - дип өенең зал бүлмәсенә кунакларны уздырды ул.

Ил башлыгының тәбрикләү открыткасын тапшырыр алдыннан Ринат Хәмидуллин юбилярга үз теләкләрен җиткерде.

- Хөрмәтле Факия Мөдәрисовна! Мин сезне ил башлыгы, район башлыгы һәм шәхсән үземнең исеменнән юбилеегыз белән кайнар котлыйм!- диде ул. Матур хезмәт һәм хөрмәтле гомер юлы узган ветеранга рәхмәтен, балалары, оныклары кочагында һәм тәрбиясендә матур гомер итүенә соклануын белдерде.

- Сезнең буын авыр елларга туры килгән. Сез ул бүгенге матур тормышка юл салган кешеләр, - дип башлады үз котлавын Зөфәр Җәләев.- Сез "Берлек" җәмгыятенең дә башлангыч нигезен төзүче кешеләр бит. Илгә һәм җиребезгә кирәкле, файдалы булган биш балага гомер биргәнсез. Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның җылысын, назын тоеп озак яшәвегезне телим.

- Рәхмәт сезгә! Рәхмәт балаларыма! - диде Факия әби сөенечле күз яшьләре аша. - Без яшь чакта мәхрүм булып калган, күрә алмаган хөрмәт, муллыкны татырга Раббыбыз картайган көннәрдә насыйп итте. Бик изелеп, тырышып яшәп, җан асрап калдык бит. Ир-егетләр белән рәткә басып печән чабулар, ат урынына эшләп хәлдән таюлар, аллага шөкер, артта калды инде. Мин бит әле өч ел буе ташчы булып та эшләдем. Кувалда, олы чүкеч кулдан төшеп киткәнче эшли идек. Тормыш авыр, сынаулар күп булса да, мин кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булдым. Ә гомеремнең озын булуына мин шул авыр эш һәм фурманлап (йөге белән) балтырган ашауны сәбәп итеп күрәм.

Факия әбигә юбилее уңаеннан барысы да изге, матур теләкләрен җиткерделәр. Күзләреннән нур, сүзләреннән акыллылык, сабырлык һәм зирәклек сирпеп торган Факия әбигә карагач, менә ул татарның чын ак әбисе шундый булырга тиештер дип уйлап куясың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев