Чиксез якын кешебез, кадерле һәм хөрмәтле тормыш иптәшем, әнием, туганыбыз Ландыш Газыйм кызы Шабаева тиздән олы юбилеен билгеләп үтәчәк. Газиз кешебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, иң беренче ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомер буе мәрхәмәтле, эчекерсез һәм кече күңелле булдың, әти-әниләрне, барлык туганнарны тигез күрдең, безне һәрдаим кайгыртып, ярдәм итеп, мәхәббәтеңне бүләк итеп яшисең. Сабыр да син, зирәк тә, күпләр өчен үрнәк булырлык. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә насыйп булсын! Озын гомер, гаилә шатлыгы, якыннарыңның игелеген, бала, оныклар бәхетен күрергә язсын Ходай!
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Яратып, тормыш иптәшең Равил, улың Дамир, Рәшит- Розалия, туганнар.
Нет комментариев