Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим районының Мөслим авылында  дөньяга килгән.  1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә – өлкән редактор, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры вазифаларын башкарган.

 

Айдар Сәетгәрәй улы 2006-2008 елларда  «Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы» дәүләт учреждениесенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы һәм генераль директор урынбасары итеп билгеләнә.

 

Ә 2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры вазифасын башкара.

 

2015 елда айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары , ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.

 

Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев 2019 елның 23 сентябреннән «Татмедиа» Республика агентлыгын җитәкли.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X