3 август 2021 яңалыклары
-
3 август 2021 - 17:30Баулы ындырларында эшнең кызган чорыРайон хуҗалыкларында кызу урак өсте. Бүгенге көндә һәр хуҗалык, анда эшләүче һәр хезмәткәр игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу бурычы белән яна. Андыйлар арасында “Кызылъяр” җәмгыятендә ашлык чистартучы булып эшләүче Зөфәр Бикмуллин да бар.
-
3 август 2021 - 16:14Кызылъярның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре концерт карадыБүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкләгән агитбригада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен кечкенә концерт программасы белән Кызылъяр авылына барды.
-
3 август 2021 - 15:44Татарстанда ятим балалар өчен торак сатып алуга 895 миллион сумнан артыграк акча биреләРеспубликада ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алуга торглар игълан ителгән. Торг турында мәгълүматлар сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы порталына урнаштырылган. Контракт бәясе – 243 миллион сумнан артыграк. Бу акчага барлыгы 178 фатир сатып алыначак.
-
3 август 2021 - 14:47Баулы укучылары витаминлы яшелчәләрне үзләре үстерәләрҖәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары практика үтәләр. Матур традицияне саклап, мәктәп яны бакчаларында матур чәчәкләр, җиләк- җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр. Баулының беренче санлы мәктәбе укучылары да ел саен мәктәп яны бакчасында яшелчә- җимешне үзләре үстерәләр.
-
3 август 2021 - 14:40«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәБүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
3 август 2021 - 14:30Алмадан нәрсәләр әзерләп була...Алмадан күп төрле ризык әзерләргә була. Кайнатма, желе, как ясарга, сок чыгарырга мөмкин. Алманы турап туңдыргычта сакларга да була. Анысы кышка пирог эчлеге өчен әйбәт булачак.
-
3 август 2021 - 11:12Роскомнадзор шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә бәйле кисәтү чыгардыАерым алганда, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.
-
3 август 2021 - 10:54Баулы пенсионеры гигант помидорлар үстергәнБаулының Ваһапов урамында яшәүче Тәнзилә Хисмәтуллина яшәгән йортның урам як капкасын ачып керү белән үзеңне “оҗмах бакчасы”на эләккәндәй хис итәсең. Күз явын алырлык чәчәкләр, виноград тәлгәшләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр – барысы да хуҗабикәнең тырыш хезмәте.
-
3 август 2021 - 10:37Татарстанлылар субсидияне соципотека каплау өчен куллана алаТатарстанның 980 гаиләсе өченче бала өчен бирелгән 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала. Бу яңалык өченче яки аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә генә кагыла.
-
3 август 2021 - 09:37Организмга файдалы ризыкларҖиләк-җимеш галимнәр фикеренчә беренче урында тора
-
3 август 2021 - 09:18Өлгергән помидорлар ярылмасын өчен нишләргә?Эссе вакытта суны дөрес сипмәсәң, өлгерә башлаган помидорлар шартлап ярыла.
-
3 август 2021 - 08:12Татарстанда бер баланы трактор таптап үтергәнӘлмәт районында коточкыч фаҗига килеп чыккан.