Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы авылында җыен башланыр алдыннан проблемалы урыннарга чыктылар

Бүген Татар Кандызы авылында халык җыены башланыр алдыннан район җитәкчеләре, төрле хезмәтләр вәкилләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда гаилә фермаларында, социаль объектларда булдылар.

Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыбуллин озатуында район җитәкчеләре башта мәктәптә, шул ук бинада урнашкан балалар бакчасында булдылар.

–Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтә 11 бала бар, мәктәптә 67 укучы бала белем ала, – дип сөйләде мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин.

Мәктәп ашханәсен, кухня, спорт залының бүгенге хәл –торышына бәя бирелде. Әлбәттә, мәктәп бинасына төзекләндерү кирәк. Бу бигрәк тә спорт залына кергәч сизелде. Шулай ук данлыклы “Икмәк музее” да читтә калмады, район кунаклары бик теләп, тагын бер тапкыр кызыксынып карап чыктылар.

Аннан махсус комиссия Илшат Таһирҗановның мини фермасына юл тотты.

–2002 нче елда үз эшебезне башлаган идек. Бүгенге көндә 25 баш савым сыерыбыз бар, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Көнлек савым 200 литр тәшкил итә. Сөтнең бер литрын 23 сум белән тапшырабыз. Мал азыгы белән каршылыклар һәм кыенлыклар килеп чыкканы юк.

Таһирҗановларның шушы ук ферма бинасына кушып узган ел тагын 40 баш мөгезле эре терлеккә зур ферма бинасы төзи башлаганнар. Эшне дәүләт программасы нигезендә башкаралар.

–Бу эшне улым Ильяс башлап җибәрде. Гаилә фермасы була инде. Киләчәккә планнар зурдан, – ди Илшат Таһирҗанов.

Шулай ук Айшан Сарыева һәм Илсур Хәлфетдиновларның хуҗалыгында да булдык. Аларның да сигез баш савым сыеры бар.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” район газетасының киләсе санында укырга һәм Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев