Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район юлларында өч кеше һәлак булган

Агымдагы елның алты аенда Баулы районы территориясендә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышында ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илдар Мансуров сөйләде.

Үз чыгышында Илдар Мансуров агымдагы елның узган чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның төп төрләрен атады. Аның сүзләренә караганда, каршы як полосага чыгу сәбәпле, ике авария булган, өч кеше һәлак булган, өчесе яраланган. Исерек шоферлар өч кеше зыян күргән ике авариягә сәбәп булган.

– Быел җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында өч юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч кеше яраланган, – диде ул.

Федераль юлларда гыйнвар-июнь айларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган, бишесе яраланган. Ә шәһәр эчендә һәм торак пунктлар территориясендә ике зыян күрүче белән ике авария булган, һәлак булучылар юк.

Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан Баулы районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген яхшырту буенча карарлар кабул ителәчәк.

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев