Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николашкинлылар авыл көнен билгеләп үтте

Николашкино мәдәният йортында авылның 380 еллыгына багышланган чара булды.

Авыл халкын һәм кунакларны район башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Тәбрикләгәннән соң, район һәм авыл үсешенә зур өлеш керткән өчен, авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт куйган Аркадий Алексеевка һәм Зәет Байтериковка “Баулы районына 90 ел” медальләрен тапшырды.

Авыл клубы мөдире Римма Попова һәм “Николашкино” авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова авыл җирлеге Советының рәхмәт хатларына лаек булдылар. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте, сәхнәдә авылның гына түгел, Покров-Урыстамак һәм Измайлово үзешчән сәнгать артистлары да чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев