Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъяр мәктәбе укучылары мәктәп Сабан туена әзерләнә

Яз айлары тәмамланып, чәчү эшләре азагына якынлашкач, Сабан туе бәйрәме үткәрү мәшәкатьләре башлана. Ә менә Кызылъяр мәктәбе укучылары ел саен әлеге бәйрәмне мәктәптә дә матур итеп уздыралар. Быел да мәктәп Сабан туе 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә булачак.

Бүген Кызылъяр мәктәбендә укучыларның күңелле шау-шуы, баян моңы һәм татар халкының борынгы уен-йолалары яңгырады. Мәктәптә матур йола – Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Укучылар һәм укытучылар үзләре алдан әзерләп килгән бизәкле яулык, ашъяулыкларны матур теләкләр тели-тели колгага элделәр.

– Безнең мәктәптә ел саен балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Без аны көтеп алабыз, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева. – Әлеге Сабан туе авыл бәйрәменнән һич тә ким булмый. Сабантуй үткәрү өчен әзерлек эшләре дә алдан башлана. Менә бүгенге әзерлек – яулык җыюдан башланды. Гармунчы егетебез Айнур Кашаповның баянда уйнавына ияреп, калган укучылар җырлап-биеп сыйныф саен кереп яулык җыйдык. Халкыбызның борынгы уеннарын балалар күреп-уйнап, белеп үссеннәр өчен тырышабыз. Күзне бәйләп чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, билбаулы көрәш, эстафета һәм башка шундый уеннар. Ул бездә бик кызык уза.

– Быелгы Сабан туе тагын да күңеллерәк булачак. Бигрәк тә көрәш. Чөнки безнең мәктәп егетләре арасында көрәш белән махсус шөгыльләнүчеләр бар, – ди Илзирә Миннуллина.

Фото: Кызылъяр мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев