Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Канализацияне махсус тыгылдыру – диверсия!

Дүшәмбе көнге чираттагы аппарат киңәшмәсе район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә үтте. Узган атнаның нәтиҗәләре, атна дәвамында килеп туган проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү – киңәшмәнең төп мәсьәләләре шулардан гыйбәрәт булды.

Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рамис Галиев киңәшмәдә катнашучыларга узган атнаның оператив хәле турында кыскача мәгълүмат бирде. Атна вакыйгаларга бай булса да (Сабан туйлары атнасы), оператив хәлнең катлаулануына юл куелмаган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәр авылда һәм район Сабан туенда тәртип сагында тордылар. Күзгә бәрелерлек тәртипсезлекләр булмавында аларның да өлеше бар әлбәттә. Атна дәвамында теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе ачылган, калган берсе буенча эзләү эшләре алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы 90 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның алтысы – рульгә исерек килеш утыручылар.

Авыл хуҗалыгында эшләр торышы турында мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин җиткерде. Район башлыгын бигрәк тә халыктан җыелучы сөткә бәяләр кызыксындырды. Бүгенге көндә литрына 16 сум белән җыялар, дигән җавап алынса да,  Рамил Гатиятуллин бу бәя бөтен җирдә дә булмавын әйтте. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад үсеше буенча урынбасары Эмиль Галимовка бу мәсьәләне контрольдә тотарга һәм бәяләрнең түбәнгә тәгәрәмәвенә ирешергә кушты.

“Водоканал” предприятиесе җитәкчесе Айнур Гыймаев чыгышыннан мәгълүм булганча, төрле чаралар күрүгә дә карамастан, канализация торбалары тыгылу очраклары һаман да кимеми. Бу юлы хәтта диверсия дип атарлык факт турында да сөйләде ул. Канализация коесыннан, эченә балчык тутырып, авызы бәйләнгән капчык табылган. Ул капчык ярдәмендә билгесез кешеләр канализация линиясенең тулысынча тыгылуына ирешкәннәр һәм "Водоканал” хезмәткәрләрен бик кыен хәлгә куйганнар. Мондый хәл өч ел элек тә кабатланган булган. Шәһәр канализация системасының тотрыклы эшләве кемнәрнеңдер эчен пошыра, димәк. Бу чын мәгънәсендә диверсия яки терактка тиңләрлек җинатьнең шаһиты булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итүегез һәм, мөмкинлек булса, видеоязмага төшерүегез сорала. Су белән тәэмин ителеш яки канализация системасы туктауның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе һәркемгә аңлашыладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ