Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сәгыйть Әхмәтҗанов автор яңалыклары

    • 16 октябрь 2019 - 10:28
      Баулы мәктәпләре террорчылык белән көрәшкә әзерме?
      Чираттагы аппарат киңәшмәсе район башлыгының беренче урынбасары Ринат Хамидуллин җитәкчелегендә барды. Киңәшмә башында район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Шәрәфиев гадәттәгечә узган атнаның оператив хәле турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләреннән ачыкланганча, кайбер мәктәпләр террорчылыкка каршы торуга бик үк әзер түгелләр икән.
    • 29 сентябрь 2019 - 12:43
      Баулы татар халык театрын Оренбургта җылы каршы алдылар
      Кичә Баулы татар халык театры "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакле белән Оренбург шәһәренең М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
    • 6 август 2019 - 11:34
      Урып- җыюдан башлап, песиләргә кадәр
      Һәр дүшәмбе була торган аппарат киңәшмәсе 5нче августта М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында киңәйтелгән составта үтте. Алда бик җаваплы көннәр – сайлау алды периоды торганлыктан, анда бюджет учреждениеләре җитәкчеләре дә чакырылган иде. Киңәшмә район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә барды.
    • 23 июль 2019 - 11:30
      “Водоканал” бурычынннан котылырмы?
      Дүшәмбе көнге чираттагы аппарат киңәшмәсен район башлыгы Рамил Гатиятуллин алып барды. Анда төрле мәсьәләләр каралды. Иң ахырда сүз кабат “Водоканал” предприятиесе һәм аның су караклары белән мөнәсәбәте хакында барды.
    • 19 июнь 2019 - 16:00
      Канализацияне махсус тыгылдыру – диверсия!
      Дүшәмбе көнге чираттагы аппарат киңәшмәсе район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә үтте. Узган атнаның нәтиҗәләре, атна дәвамында килеп туган проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү – киңәшмәнең төп мәсьәләләре шулардан гыйбәрәт булды.
    • 13 апрель 2019 - 14:03
      Тагын бер кат телевидение турында: “Цифрга” күчәргә әзерләнәбез
      2019 елның 3 июненнән Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулысынча күчү күздә тотыла. Федераль каналларның аналог форматында телетапшырулары бетереләчәк.
    • 1 апрель 2019 - 07:56
      Бүген, дуслар, алдау көне
      Бүген – көлке көне, шаяннар көне, халык телендә тагын да төгәлрәк әйтелгән – алдау көне, дуслар. Әйдәгез, шаярышып, бер-беребезне җиңелчә генә, дусларча гына алдалап, күңелләрне күтәрик әле ул көнне. Искә төшереп утырам әле: бу көндә кемнәрне алдап, күңел ачкан бар соң әле?
    • 22 март 2019 - 11:58
      Бәйрәмең белән, таксист!
      Календарьне актарып утырсаң, күрәсең – бер көнебез дә бәйрәмсез үтми икән бит, әй! Бүген – 22 март, мәсәлән, бөтендөнья таксистлар көне булып чыкты. Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр һәм шәхси пассажир йөртүчеләр барысы да бәйрәм итә. Бу көнне такси хезмәте җитәкчеләре үзләренең алдынгы хезмәткәрләренә мактау хатлары һәм башка бүләкләр тапшыралар ди.
    • 31 гыйнвар 2019 - 16:40
      Шалтылар да җыелышып алды
      Шалты авыл җирлегендә халык җыены алдыннан район башлыгы Рамил Гатиятуллин, гадәттәгечә, авылның берничә мөһим объектларын карап чыкты. Алар арасында мәктәп, фельдшерлык пункты, почта бүлеге, мәчет һәм ике шәхси ярдәмче хуҗалык бар иде.
    • 18 гыйнвар 2019 - 17:04
      Баулы районында халык җыеннары дәвам итә
      17 гыйнварда Кырымсарай авылында 2018 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены үтте.
    • 24 декабрь 2018 - 16:00
      Ришвәт бирү – кәнфит ашау түгел
      Ришвәт. Бүген бу күренеш йогышлы чир сыман бөтен Россияне каплап килә һәм эпидимия рәвешенә кереп бара бугай инде. Совет заманында да булган диләр андый хәлләр, әмма бүгенгедәй түгел инде. Ришвәтне бирүе кыенракмы, алуымы? Кемгә ничектер инде...
    • 6 декабрь 2018 - 11:32
      Шөкер, киләчәк телевидениесенә аяк бастык
      Баулы телевидениесе кая югалды? Аны кайдан карап була? Ни өчен минем телевизор Баулы тапшыруларын күрсәтми? Соңгы вакытта мондый сораулар редакция телефонына яуды гына! Җавап биреп өлгереп булмый иде. Әле җитмәсә, редакциягә үк килүчеләр дә булды.
    • 28 ноябрь 2018 - 14:01
      Мулла булуы җиңелме?
      Дин һәм дин әһелләре турында күптән нидер язасы килеп йөри идем. Менә ул көн җитте ахры. Кулга каләм алырга мәҗбүр иткән күренеш белән районыбызның бер авылында кардәш тиешле берәүне җирләүдә катнашканда очраштым.
    • 20 сентябрь 2018 - 19:19
      Вакыт әкеренәя микәнни?
      Гадәттән тыш хәлгә тарып, кешегә үлем куркынычы янаган очракларда вакыт әкеренәюе феномены турында язганнарын укыганым бар. Ул чынлап та шулай була микән, шулай тоела гынамыдыр – белмим, әмма үзем шундый күренеш белән очрашуымны гомерем буе хәтеремдә саклыйм.
    • 14 июнь 2018 - 22:22
      Яңа закон буенча пенсиягә кайчан чыгасың?
      Әлеге график яңа закон буенча кайчан пенсиягә чыгачагыбызны ачык  күрсәтә. 
    Реклама