Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәпнең алты яшьлек умартачысы тәҗрибә уртаклаша

Хуҗалыкта бал кортларын карау, үрчетеп җибәрү гаять катлаулы һәм четерекле хезмәт сорый. Шуңа да карамастан, Исергәп авылында яшәүче Гөлназ һәм Илвир Тимаевлар әлеге эш белән күңел биреп шөгыльләнәләр. Аларга кечкенә уллары Нурислам да кушыла.

Умарта кортларын караган көн – кечкенә Нурислам өчен зур бәйрәм. Ул бу көнне түземсезлек белән көтеп ала икән. Перчаткалар, бал кортлары чакмасын өчен, челтәрле зур битлек киеп куйгач, әтисенең ярдәмчесе эшкә әзер дә була.

“Мин бал кортларыннан бөтенләй дә курыкмыйм, – ди алты яшьлек Нурислам, кулына төтен өрдергечне алып. – Мине чакмыйлар да чакмыйлар, берсен кулыма алып юри кысып карадым. Чакты. Авырта икән. Еламадым инде. Әтиемә ярдәм итәм. Минем әле умарта күчен җыеп караганым да бар. Бал кортларын сак кына итеп тубалга җыясы. Араларында бераз зуррак корт бар – ул корт әнисе була. Башта аны табып салырга кирәк, аннан – калган кортларны”.

Минем белән сөйләшеп торган Нурислам умарталыкка төшеп барган әтисе артыннан йөгерде. Мин дә аларга иярдем. Тимаевларның умарталыгы бакча артларында ук урнашкан икән. Бер яклап – тау, икенче яклап – биек тал агачлары. Кечкенә Нурисламның, әтисенә ияреп, умарталарның капкачларын ачуы, төтен өрдереп алып, бал белән тула башлаган рамнарны күтәреп-күтәреп алып каравы зур тәҗрибәле умартачыларны хәтерләтә.

“Менә, улым, кара әле, бу рамга бал кортлары үзләре дә кәрәз ясый башлаган, бу иң шифалы, тәмле бал була”, – дип, Илвир улына рам читенә өстәмә ясалган кәрәзне күрсәтте.

Әтиле-уллы умарталарны ачып караганнан соң, тиздән бал аертырга вакыт җитә, дигән нәтиҗәгә килделәр.

“Безнең умарта тергезгәнгә ике генә ел әле, – ди гаилә башлыгы Илвир. – Умарта кортларын махсус Германиядән кайтарттым. Бу кортлар усал түгел, бик чакмыйлар. Баллары да тәмле, шифасы белән аерыла. Безнең нәселдә бөтенләй умартачылар булмаган. Мин күбрәк, интернеттан карап, умарта тоткан кешеләрдән сораштырып, өйрәнеп кенә маташам. Күптәнге хыялым иде, менә шул хыялны тормышка ашыру юлында. Узган ел алган балны туганнарга, күршеләргә, таныш- белешләргә күчтәнәч, хәер итеп тараттык. Киләчәктә умарталыкны зурайтырга дигән өмет-хыяллар бар”.

Тимаевлар гаиләсе турында Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышыннан тулырак карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев