Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәпләр кунаклар кабул итте

Исергәпләр Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылының “Ак калфак” оешмасы ханымнарын кунакка алды. Күңелле очрашу Кызылъяр авылының Фәнис Яруллин музееннан ук башланып китте.

Исергәпнең “Ак калфак” җирле татар хатын-кызлары оешмасы кунакларны мәктәп ишегалдында пешерелгән чәчәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Милләттәшләребезгә кыскача гына Исергәп мәктәбе тарихын сөйләгәннән соң, “Хезмәт һәм сугыш даны” музее, “Бертуган Юнысовлар” музее белән таныштырдылар. Заманча итеп ясалган спорт мәйданчыгында булдылар. Экскурсиянең беренче өлешеннән соң кунаклар җирле кафега юл алды. Анда татар халык ашларыннан ясалган күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты. Эшмәкәр Айгөл Латыпова кунакларга татар халык ашлары турында, аларның ничек әзерләнүе хакында тәфсилләп сөйләде. Мәдәният йорты артистлары концерт белән чыгыш ясадылар.

Аннан соң кунаклар “Әүлия” кабере янына килде. Урында ук кабер тарихы турында сөйләнелде. Исергәптә яшәп иҗат итүче Фәүзия апа Габбасова үзенең шигырьләрен сөйләп ишеттерде.

Бүгенге көндә районда уңышлы эшләп килүче “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы турында да кунаклар мәгълүматлы булдылар.

Совет урамы, Әтәмби – хәзерге Ленин урамына экскурсия дә кызыклы булды. Һәрбер урам турында Исергәп авылында туып-үскән туган якны өйрәнүче Зәрия Хәбипова сөйләп барды, кунакларның сорауларына җавап бирде.

Ур урамында Тимаевлар ишегалдындагы “Әкият бакчасы” на сәяхәт, кул эшләре күргәзмәсе, мәчеттә дәвам иткән экскурсия һәм кунакларның фикерләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.

“Әлеге чара белән без милләттәшләребезгә Исергәп халкының кунакчыллыгын, авылыбызның матурлыгын, уңган-булган кешеләре хакында тагын бер тапкыр сөйләдек,” – диде Исергәп авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев