Исергәп авылында сайлаулар оешкан төстә бара
Җәмгыять

Исергәп авылында сайлаулар оешкан төстә бара

Бу хакта 1044 санлы сайлау участогы рәисе Флореда Фәхриева хәбәр итте. Исергәп авылы тавыш бирү участогына Исергәп һәм Яңа Баулы авыллары керә.

Республиканың башка тавыш бирү участоклары кебек үк, биредә дә эш иртәнге сигездә башланды.

– Безнең участокта барлыгы 737 сайлаучы. Иртәнге сәгатьләрдән үк оешкан төстә тавыш бирергә киләләр. Бигрәк тә гаиләләре белән килүче кешеләр сөендерә, – дип сөйләде 1044 сайлау участогы рәисе Флореда Фәхриева. – Авылның 67 кешесен өйләренә барып сайлатачакбыз. Алар өлкән яшьтәгеләр һәм сәламәтлеге ягыннан чикле булганнар.

Исергәп авылы тавыш бирү участогы иртәнге сигездә эшли башлады
Исергәп авылы тавыш бирү участогы иртәнге сигездә эшли башлады

Сайлау участогы рәисе сүзләренчә, әлеге сайлауларда 15 кеше тәүге тапкыр үзләренең тавышларын бирәчәк. Беренче көннең 14:00 сәгатенә кадәр 25% кеше тавыш биргән.

Исергәп җирлегендә урнашкан тавыш бирү участогында теләге булганнарга гриппка каршы вакцина ясау да оештырылган. Авылның фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гүзәл Гәрәева сүзләренчә, беренче көннең яртысында 19 кеше прививка ясаткан.


Нет комментариев