Борынгы һөнәрләрне яңартучы кул остасы баулыларга үз тәҗрибәсе хакында сөйли
Җәмгыять

Борынгы һөнәрләрне яңартучы кул остасы баулыларга үз тәҗрибәсе хакында сөйли

Борынгы гореф-гадәт, йолаларны гына түгел, әби-бабаларыбыздан калган көнкүреш кул эшләрен дә үзләштереп, яңадан тормышка кайтару өстендә эшләүче тынгысыз җанлы, оста куллы кешеләр байтак. Шундыйларның берсе Актаныш районы Актаныш авылында яшәүче Ләйлә Галимова. 2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип тә игълан ителде, димәк, алар турында тагын да күбрәк язып үтү бик урынлы булыр.

Бүгенге көндә читтә яшәүче таныш түгел кешеләр белән дә тиз арада танышып, сөйләшеп, хәтта серләшеп китү өчен мөмкинлекләр ачык. Актанышта яшәүче Ләйлә Ренарт кызының кулдан ясалган шәмаилләр, курчаклар, теккән-чиккән милли киемнәр һәм кул станогында борынгыча итеп тукылган сөлге-япмалары мине дә битараф калдырмады.

– Мин 1980 елда туганмын. Әти-әнием кул эшләренә бик маһир кешеләр булдылар. Әтием Ренарт, мәрхүм инде, гомере буе агач эшләнмәләре, хәтта йорт җиһазларына кадәр ясады, әнием Гөлүсәнең кулыннан энә-җеп төшмәде. Әнием бүгенге көндә дә тегә, бәйли, чигә, – дип үзе белән таныштырды Ләйлә Галимова. – Мин дә әти-әниемнән калышмыйча, алар үрнәгендә курчакларыма киемнәрне үзем тегеп, бәйләп кигереп уйнадым. Мәктәптә укыган елларда да кул эшләре буенча бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән, әниемнең тәкъдиме белән мин Лениногорск шәһренең педагогия училищесының рәсем-сәнгать бүлегенә укырга киттем. Педучилище тәмамладым. 2005 елда Чаллы Дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамладым. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә өстәмә белем алучы укучы балаларга гамәли сәнгать дәресләре укытам. Эшемне бик яратып, вакытымны дөрес файдаланып, укучыларыма үзем белгәннәрне өйрәтергә тырышам. Шушы көннәрдә генә станокларда җәймә сугарга, төрле паннолар эшләргә өйрәнәбез.  

Ләйлә Галимова сүзләренчә, ул 2021 елны Кырымның Перевальное авылында уздырылган татар сәнгатенә нигез салучы Фоад Хәсән улы Вәлиевнең 100 еллык юбилеена багышланган “Күпмилләтле тукучылык сәнгате” дип исемләнгән симпозиумда катнашу бәхетенә ирешкән. Төрки дөньяның тукучылык сәнгатенең техникасы һәм технологиясе ягъни келәм сугу сәнгатенә багышланган чарадан Ләйлә Ренарт кызы тагын да зур тәҗрибә туплап кайтуга ирешкән.

– Әлеге чарада без Татарстаннан унбер кеше катнаштык, – дип хисләре белән уртаклашты ул. – Безгә сарык йонын ничек эшкәртүдән алып, буяу, җәймә туку серләренә өйрәттеләр. Үзебез дә тукып карадык. Бик кызык һәм сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе булганлыктан, бу һөнәрне районда да күрсәтәсем, үземнең укучыларыма өйрәтәсем килде. Әлеге теләк миңа тынгылык бирмәде һәм мин районыбыз җитәкчелегеннән шундый ук станокларны сәнгать мәктәбенә дә алып бирергә ярдәм итүләрен сорадым. Минем үтенечемне кире какмадылар. Озак та үтмәде биш станок алып кайтардылар. Бүгенге көндә станокларда эшләргә өйрәнәбез, җәймә сугып маташабыз. Әлбәттә, әле җепләр табу, сайлау авыррак. Киләчәктә сарык йоныннан үзебез дә җепләр эрли алырбыз, кирәкле төсләрне сайлап, тукый алырбыз дип уйлыйм.

Булганнан бар була, дип әйтергә яратабыз. Бүгенге көндә Ләйлә Галимованың кулы белгән эшләрне санап бетерерлек түгел. Сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе булган – шәмаилләр ясауны алыйк.

– Шәмаилләр ясау, бизәкләү бик вак һәм четерекле. Бик сабыр һәм түзем булырга кирәк, – ди кул остасы. – Эш өчен гади киндер алына һәм аңа акрил буяулар белән теләгәнчә итеп бизәк төшерәм. Шәмаилләр, ниндидер агач читләр белән каймалап ясаган кул эшләнмәләремнең агач эшен башта үземнең әтием әзерләп бирә иде. Хәзер ул булмагач, андый эшләрне кайнатам белән бергәләп эшлибез. Аның да куллары оста. Агач эшләрен тиз һәм матур итеп эшли белә. Мин аңа рәхмәтлемен.

Ләйлә Галимова һәрвакыт алга карап, киләчәккә планнар корып яши.

– Баш уйлый, куллар эшләп өлгерми. Мин тәвәккәл кеше, башыма берәр фикер килсә, эшли белмим дип тормыйм. Эзләнәм, өйрәнәм, иҗат итәм. Ул эшләр миңа шатлык, канәгатьләнү хисе бирә. Минем әле тагын эпоксид сумаласы кулланып та әйберләр ясарга өйрәнәсем бар, вакытым җитми, – ди ул. – Әле ясый башлаган ковер (ковровышивка белән эшли) бар. Аны киергегә тарттырып махсус энә белән чигәм. Бәйләм җепләре элмәк кебек кала бара. Бик матур, калын була ул. Шулай ук макраме ысулы белән дә кул эшләре ясарга яратам. Әйтәм ич, вакыт җитми. Кул эшләре белән утырганда ял итәм, бөтен мәшәкатьләремне онытам, күңел биреп, яратып эшлим. Яз җитсә, бакчамда бик күп төрле чәчәкләр дә үстерергә яратам. Шуны да әйтергә кирәк дип саныйм, минем бабам Ибраһим Гариф улы Гарипов районыбызның һөнәрчеләренең кул эшләрен барлап, туплап “Туган як” музеена нигез салган кеше. Без аның белән дә горурланабыз.

Ләйлә ике улы Гадел белән Әнвәргә дә кайгыртучан әни, тормыш иптәше Дилүс өчен уңган хуҗабикә, яраткан хатын. Өйдәге җылылыкны, ямь һәм матурлыкны тудыручы ул.

Фото: шәхси архив


Нет комментариев