Баулының “Гаилә” приюты кунаклар кабул итте
Җәмгыять

Баулының “Гаилә” приюты кунаклар кабул итте

“Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Бүген Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы ханымнары “Асылъяр” вокаль ансамбле белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр “Гаилә” социаль приютында булдылар. Алар малайлар һәм кызларга “Әбием сандыгы” дип исемләнгән чара оештырдылар.

Приютта вакытлыча тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр кунакларны матур концерт номерлары белән каршы алдылар. Ә кунаклар җавап итеп, балаларга татар халкының милли киемнәре, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Ул гына да түгел, һәр сөйләнгән мәгълүмат татар халкының борынгы җырлары белән дә үрелеп барды.

Чара барышында чигелгән калфак-алъяпкычлар, камзул, түбәтәй кебек борынгы киемнәрне киеп тә карадылар.

Балалар чарадан канәгать калганмы? Аларга нинди мастер-класс үткәрелгән? Малайлар һәм кызлар нинди ризык пешереп караган?

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотолары.


Нет комментариев