Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының “Березка” тернәкләндерү үзәгендә зур концерт булды

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортыда Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә эшләүче автоклуб үзешчән артистлары “Березка” инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә зур концерт белән чыгыш ясадылар. Тирә-як шәһәр һәм районнардан, төрле төбәкләрдән килеп, сәламәтлекләрен ныгытучылар “Күңелләрдә җыр тибрәлә” дип исемләнгән концерт программасын карап ял иттеләр.

Концерт программасын баянда дәртле көй тезмәләре белән Зәйтүн Муллаянов, тальянда Назыйм Кәримов ачып җибәрделәр. Үзешчән ветеран жырчылар Альбина Хәлиуллина, Гүзәлия Вальтеева, Баулының инвалидлар оешмасы активисты үзешчэн җырчы, бик күп бәйгеләр җиңүчесе Миннеәхмэт Туктамышев кабатланмас моңнарын бүләк иттеләр. Тирә-якта үз тамашачысын тапкан Гөлнара Абдуллина, Римма Әхмәтованың җырлаулары көчле алкышларга күмелде. Мелодика музыка уен коралында төрле көйләрне оста башкаручы Альмира Хөббәтуллинаны ял итүчеләр кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Баулылы Назыйм Кәримов та күпкырлы талант иясе. Ул, баян, тальян, курай кебек музыка уен коралларында уйнап, һәр тамашачының мәхәббәтен яулый.  Концертның татар һәм рус телләрендә алып барылуы тамашачыларга аеруча ошады. Татар телендә “Умырзая” вокаль ансамбле җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова, ә рус телендә Алена Иргалиева алып бардылар.

– Мин Баулыга инде сигезенче тапкыр ял итәргә, сәламәтлегемне бераз ныгытырга дип килдем, – ди Минзәләдән килгән Наил Мөхәммәтҗанов. – Биредә миңа бик ошый. Шәһәр матур, җыйнак, яшеллек күп, суларга рәхәт. Бүгенге концертны көтеп алдык. Бик матур җырлар башкарылды. Концерт программасы һәр яшь үзенчәлеген исәпкә алып эшләнгән. Сигез тапкыр киләм, сигезендә дә концертны алып баручы Фәзнүзә Айдагулованың энергиясенә, ял итүчеләр белән матур итеп аралашуына сокланып китәм. Андый сәләтле кешеләр сирәк була. Ул үз эшенең остасы.

– Мин әле Баулы якларында беренче генә тапкыр. Шулай да бу шәһәр миңа бик ошады, биредә уңайлы, – ди Сарманнан килгән Лениза Миннеханова. – Әле яңгырлар күп яуды. Шәһәрне, чыгып, рәхәтләнеп бер карап йөрисем килә. Ә бүгенге концерт өчен рәхмәт. Чын күңелдән карап, ял иттек.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев