Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны карлы юллар борчый

Соңгы яуган карны шәһәр урамнарыннан һаман да чыгарып бетерә алмыйлар. Карның күп явуы җәяү йөргән кешеләргә комачаулый һәм уңайсызлыклар тудыра. Моны бигрәк тә Энгельс урамы буйлап автобус тукталышына таба җәяү баручылар тоя.

Көннең кайсы вакытында булмасын, Энгельс урамыннан үткәндә, автомобиль юлыннан җәяүләп барган кешеләрне күрергә була. Алар арасында өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар.

– Мин Энгельс урамыннан бу атнада җәяүләп беренче тапкыр үтәм. Бу хәлне күреп шаккаттым, – ди баулылы Алсу Сафина. – Без иптәшем белән җәяүләп гел “Шәвәли” чишмәсенә суга төшәбез. Тротуардан йөрерлек түгел, шуңа күрә машина юлыннан барырга мәҗбүр булабыз. Машина йөртүчеләр сигнал да биреп киткәлиләр, беләбез, автомобиль юлына чыгарга ярамаганны. Тик бу очракта башка чара юк. Алны-артны карап, юлны машиналар белән “бүлешергә” туры килә. Без – өлкәннәр, карап йөрибез. Ә бит бу юлдан балалар мәктәпкә йөри. Фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Бала- чага карамыйча да йөгереп китә, берсен-берсе этешеп-төртешеп тә уйнарга мөмкиннәр. Аңлыйм, бәлки өлгермиләрдер дә, тик шулай да иң беренче шундый юлларны чистартсалар, яхшы булыр иде.

Без әлеге материалны әзерләгән вакытта светофордан алып Энгельс урамыннан менә торган җәяүлеләр юлын махсус техника чистартканы билегеле булды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев