Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда законсыз урнаштырылган реклама щитлары алынган

Шәһәрдә һәм Баулы-Отябрьский автоюлында реклама конструкцияләре сүтелүгә күпләр игътибар иткәндер. Редакция, әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, суд приставларының район бүлегенә мөрәҗәгать итте.

Бүлек начальнигы, суд приставларының район бүлеге өлкән суд приставы Валентина Евдокимова сүзләренә караганда, 2017 елда ук суд приставлары хезмәтенә законсыз урнаштырылган реклама щитларын алу турында башкару кәгазьләре кергән булган. Әлеге щитлар хуҗасына тиешле таләпләр юлланган. Ул, суд карарын үтәмәгән өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
– Һәм менә ул реклама щитларын сүтә башлады, эш аның акчаларына башкарыла. Без әлеге участокларны карап чыктык. Суд карары, нигездә, үтәлгән, эш ябылачак, – дип хәбәр итте Валентина Евдокимова.
Реклама щитлары хуҗасы “Хезмәткә дан” га хәбәр иткәнчә, реклама конструкцияләре сүтеп алынганнан соң сатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X