Баулыда язгы өмәләр башланды
Җәмгыять

Баулыда язгы өмәләр башланды

Яз айлары башлану белән бергә районда һәр елны санитар- экологик икеайлык игълан ителә. Өмәләр барышында шәһәр урамнары, район территориясе чүп-чардан арындырыла, урам һәм юл буйларында үскән агачлар тәртипкә китерелә, шәһәрнең үзәк урамнары юыла.

Һәр көн иртән Баулы урамнарында өмәчеләрне күрергә мөмкин. Бүген дә иртән- иртүк икенче мәктәп янында өмәчеләр мәш килде. Юл буйларына җыелган вак таш, ком, көздән коелган яфракларны себереп, агач ботакларын җыйнаклап кистеләр.

Өмәдә катнашучы  Валентина  Багижева сүзләренчә, ул ел саен оештырылган өмәләрдә катнашырга тырыша.

“Өмәләрдә катнашмыйча булмый, – ди ул. – Үзебез яшәгән шәһәр чиста, матур, төзек булырга тиеш. Чисталык- пөхтәлек булган җирдә яшәве дә күңеллерәк бит.”

Исегезгә төшереп үтәбез, 24 апрель көнне гомумшәһәр һәм район өмәсе оештырылачак.

Индира Сәйфуллина

 


Нет комментариев