Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы үзешчәннәре онлайн концертларын дәвам итә

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, зур булмаган авыл клублары да гадәти булмаган режимда эшли. Тормышыбызга онлайн, дистанцион эшләү дигән төшенчәләр килеп керде. Инстаграмм һәм башка шундый социаль челтәрләр аша концертлар карарга да, ниһаять, күнегеп беттек.

Райондашларыбызга Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә инде берничә ай дәвамында  “Татар кешесе моңсыз яши ала мени?” дигән рубрика кысаларында гына да байтак чыгышлар халык хозурына куелды. Бу юлы чираттагы үзешчән артист Яңа Чүте авылы клуб директоры, утыз елдан артык  мәдәният өлкәсендә эшләгән Фәнзия Галләметдинова булды. Ул Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур концертлар залында онлайн концерт бирде.

– Мин үземне үзем белгәннән бирле җырлыйм, – диде ул концерт биреп туктаганнан соң. – Кечкенәдән үк җырлый торган булганмын. Бүген дә җырсыз бер генә көнемне дә күз алдына китерә алмыйм. Халык җырларын да, эстрада җырларын да, күңелемә хуш килә икән, бик тиз өйрәнә алам.

Фәнзия Галләметдинованың җырларын һәм иҗат юлы хакында әңгәмәне Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев