Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераны: “Эш кешене яшәтә дә, яшәртә дә”

Баулылы Фатых Хәсәнов 90 яшен билгеләп үтте. Аны район җитәкчеләре, эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре һәм балалары тәбрик иттеләр.

Фатых Кыяметдин улы Башкортстанның Ярмәкәй районы Абдулла авылында дөньяга килә. Язмыш җилләре аны Баулыга алып килә. Ул гомере буе нефть табу һәм чыгару оешмасында электр һәм газ белән ябыштыручы һөнәрендә эшли.

– Әтиебез гомере буе үз эшен яратып башкарды, – дип сөйләде юбилярның кызы Флера Әхмәтова. – Әтинең куллары алтын. Эшендә дә аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Һәрвакыт алдынгылыкта булганы өчен 1974нче елда запорожец машинасы белән дә бүләкләделәр аны. Бүгенге көндә бик күп орден-медальләре бар.

Хәсәновлар гаиләсендә өч бала дөньяга килгән. Фатых агай балалары, онык һәм оныкчыкларына карап сөенеп яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә хәрәкәттә ул.

– Әгәр дә мин йөреп-эшләп тормасам, күптән булмас идем инде, – ди ветеран. – Эш – хәрәкәт кешене яшәртә, кешене яшәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев