Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары витаминлы яшелчәләрне үзләре үстерәләр

Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары практика үтәләр. Матур традицияне саклап, мәктәп яны бакчаларында матур чәчәкләр, җиләк- җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр. Баулының беренче санлы мәктәбе укучылары да ел саен мәктәп яны бакчасында яшелчә- җимешне үзләре үстерәләр.

“5-9 нчы сыйныфта укучылар каникул чорында ун көн дәвамында мәктәп яны бакчасында ел саен практика үтәләр, – дип сөйләде сыйныф җитәкчесе Гөлназ Кәлимуллина. – Балалар көненә дүрт сәгать тирәсе эшлиләр. Безнең мәктәп бакчасында кәбестә, бәрәңге, кызыл чөгендер һәм кишер үсә. Җыеп алынган уңыш көз көне мәктәп ашханәсенә бирелә. Менә дигән витаминлы азыкны беркадәр үзебез булдырабыз.”

Ул арада тугызынчы сыйныф укучылары бакчада су сибү эшләрен төгәлләп, мәктәп алдындагы кечкенә бакчадагы чүп үләннәрен утауга күчтеләр.

“Без күп, күмәк булгач, эш тә тиз эшләнә, – ди Айназ Шакирова. – Без яз көне үк помидор, кәбестә үсентеләре утыртабыз. Аларны үзебез үк бакчага чыгарып утыртабыз. Безнең үзебезнең бакчабыз юк, мәктәп бакчасында бик рәхәтләнеп, теләп эшлим. Саф һавада, сыйныфташлар белән күңелле.”

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X