Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районының өч авылы яңа сулыш алачак

Бүгенге көндә бетеп барган авылларны яңадан торгызу, ул җирләрдә халыкка яшәү шартлары булдыру өстендә эш алып барыла. Сүзебез Баулы районының Дубовка, Богатый Ключ һәм Воткино авыллары хакында. Тиздән бу авылларда да асфальт юл салыначак һәм газ кертеләчәк. Бу хакта безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев бәян итте.

– Дубовка авылын гына алыйк, бүгенге көндә анда унлап йорт бар, унбер кеше исәпләнә, – дип сөйләде ул безгә. – Авылның потенциалы бар. Аның иң зур үзенчәлеге – бу авылда Советлар Союзы герое Иван Зиновьев туган. Авылның урнашкан урыны матур, куллану өчен уңдырышлы җирләре бик күп. Бу авылны газлаштыру өчен гариза бирелде.Таттрансгаз аша махсус программага кертүгә ирешсәк, якын киләчәктә авылда газ булачак. Бу авылдан күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп бирүне планда тотабыз. Шулай ук газ кертү белән бергә, авылга асфальт юл салу эшләрен дә тормышка ашырачакбыз. Васькино-Туйралы авылыннан Дубовка авылына кадәр барлыгы 2600-2700 метр тирәсе юлны ясарга кирәк. Эшне башкарып чыгарга мөмкинлекләр зур дип уйлыйм. Безнең районда тагын шундый ук кечкенә булган, газсыз, юлсыз Богатый Ключ һәм Воткино авыллары бар. Бу авылларда да юллар төзелешен белгечләр карап, бәя биреп киттеләр. Юллар федераль программа буенча төзекләндереләчәк. Узган ел әлеге программа буенча Яңа Баулы авылында юл салынган иде.

Индира Сәйфуллина

Тор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев