Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында халык җыеннары дәвам итә

Кичә, 20 гыйнварда, Шалты авылында халык җыены узган. Узган елга нәтиҗә ясалган, 2022 елга бурычлар билгеләнгән.

Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла  Фәткуллинның отчёт доклады белән башланган.

Җыенда район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Альберт Талипов, район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфыйков чыгыш ясаган.

Ринат Шәфыйков мәгълүматы буенча, Шалты авылында ковидка каршы 153 кеше генә прививка ясаткан, ә пенсионерлар вакцинация узуга каршы. Баш табиб урынбасары сүзләренчә, инфекция йокмасын өчен, вакцина ясату зарур.

Альберт Талипов терлекләрнең баш саны кимүен билгеләп үткән. Чиктәш төбәкләрдә терлекләрдә ящур авыруы ачыклану сәбәпле, ул районнардан терлекләр сатып алмаска өндәгән.

Авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен  борчыган  сорауларын биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев