Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә дини дәресләр дәвам итә

Баулы шәһәре һәм районы мәчетләре каршында оештырылган дини дәресләр укучылары өчен үз ишекләрен ачты.

Уку барышында хатын-кызларга диннең асылын аңлау, дөрес һәм тиз итеп намазга өйрәнү, дини юнәлештә килеп чыккан Коръән уку һәм аның мәгънәсен аңлау, гарәп теле дәресләре бирелә. Анда иллегә якын укучы хатын-кыз белем ала.

Мөгаллимә Алсу Зыязова үзе генә дә дистәләгән укучыларына ел саен белем бирә. Быел да программа буенча атнасына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ике тапкыр дәресләр үтә. Мөгаллимә сүзләренчә, укучылар төрле белем баскычында, шунлыктан һәрберсе белән индивидуаль эшләргә кирәк.

–Быел беренче сыйныфка дибез инде, уннан артык төрле яшьтәге хатын-кыз, ханымнар килде, – дип сөйләде Алсу Зыязова. –Бүгенге көндә гарәп хәрефләрен өйрәнәбез. Аларны ике ай эчендә өйрәнеп бетәбез һәм әкренләп укуга күчәбез.

 

–Мин гомерем буе хисапчы булып эшләдем. Күптәннән намаз укыйм, шулай да белеп, аңлап бетерә алмаган әйберләр күп. Шунлыктан мәчет каршында булган укуларга йөрергә карар иттем, – дип сөйләде Резедә Китапова.

 

–Мин әби – бабай белән үстем, шунлыктан күп кенә аятьләрне яттан яхшы беләм, шулай да укуларга йөри башлагач, хаталар барлыгын белдем, – ди Гүзәл Хәбибуллина.

 

Шулай ук уку барышында дәресләргә йөрүчеләр үзләрен борчыган сорауларына да җаваплар алалар.

Фото автордан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев