Баулы юбиляры: кешегә начарлык кылмасаң, гомерең озын була
Җәмгыять

Баулы юбиляры: кешегә начарлык кылмасаң, гомерең озын була

Бүген Баулыда гомер итүче Насиха Дәүләтхуҗина үзенең 90 яшен каршы алды. Балалар, оныклары кочагында яшәүче ветеран, район җитәкчеләре килүгә дә чиксез сөенде.

Җылы, якты, бәйрәм рухы сизелеп торган йорт тәрәзәсеннән ап-ак яулыгын килешле итеп бәйләгән Насиха апа әйтелгән сәгатькә кунакларны көтә иде. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалары, оныклары бер- бер артлы аның бүлмәсенә үтте.

– Бүгенге көнне сөенеп, муллык белән каршы алам, – диде Насиха апа. – Безнең буын төрле чорларны кичерде, төрлесе булды, әмма нык булдык. Бабаем белән дә 60 елдан артык бергә бик дус, тату яшәдек. Аның истәлеге итеп эшләпәсен үземнең бүлмәмдә, үзем белән саклыйм.

– Әниебез бик тынгысыз, әле туксан яшенә карамыйча, үзе эшләргә тырыша күп эшне, – ди улы Равил Дәүләтхуҗин. – Бакчада да эшләшә, җиләккә дә йөгереп кенә тауга менеп төшә, җәй буе ишегалдында чәчәкләр үстерә. Әниебезгә озын, сәламәт гомер телибез. Безне дә әле һаман гел “тәртиптә” тота ул.

Юбилярны бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрик итте. Чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев