Баулы гимназиясендә Татарстан Республикасы дәүләт гербы көнен билгеләп үттеләр
Җәмгыять

Баулы гимназиясендә Татарстан Республикасы дәүләт гербы көнен билгеләп үттеләр

Гимназия укучылары Татарстан тарихындагы әһәмиятле даталарны ел әйләнәсе билгеләп үтәләр. Шул уңайдан укучылар өчен ачык дәресләр, викториналар оештырыла.

– 1992 елның 7 февраль көнне республиканың Югары Советы тарафыннан кабул ителгән дәүләт гербы дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән, – дип укучыларга аңлатты тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, дәресне оештыручы Илфира Гыйбадуллина.

Чара барышында укучыларга Татарстан гербы аша игелек, гаделлек, республикада яшәүче халыкларның иминлеге, төрле милләтләрнең дуслыгы хакында сөйләделәр. Герб уртасында сурәтләнгән ак барс хакында да мәгълүмат бирелде.

– Гербтагы ак барс бик горур итеп сурәтләнгән, – дип үз хисләре белән уртаклашты бишенче сыйныф укучысы Раяз. – Аның курку белмәс икәне күренә. Ак барсның койрыгы күтәрелеп тору – ул яхшы кәеф билгесе, аягында нык басып тора. Илфира Нурфаязовна аңлатканча, ул үзен яклый ала.

Фото: Илфира Гыйбадуллина


Нет комментариев