Баулы гимназиясе кызлары токмач кисүдә ярышты
Җәмгыять

Баулы гимназиясе кызлары токмач кисүдә ярышты

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Баулының дүртенче санлы гимназиясендә фольклор атналыгы үтә. Укучылар милли йолалар, халыкларның тормыш-көнкүреше, милли киемнәре һәм башкалар турында төрле чаралар оештыралар һәм катнашалар. Әлеге атналакны “Токмач кисү” ярышы белән ачтылар.

«Токмач кисү» ярышында гимназиянең иң уңган кызлары – Алина Гыймаева, Аделина Гыймаева һәм Нәфисә Сәйфуллина катнаштылар. Кызлар камырны дөрес басу, аны уклау ярдәмендә җәю һәм токмач кисүдә ярыштылар.

– Мин кечкенәдән үк әниемә аш-су пешерергә ярдәм итәм. Токмач басу һәм аны кисү – минем өчен кыенлык тудырмый, – ди җиденче сыйныф укучысы Нәфисә Сәйфуллина. – Токмачның камырын төрлечә ясарга була. Әмма бүген мин йомырка һәм су бераз су гына кушып камыр ясадым.

– Нәфисә кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Мин үзем дә токмач кисәргә яратам, – дип сөйләде Нәфисәнең әнисе Ләйлә Сәйфуллина. – Мине кайчандыр әбием өйрәтте. Мин дә кызыма өйрәттем. Юка итеп җәеп, юка итеп кисү осталык сорый. Өйдә токмачлы аш пешерергә кирәк дип саныйм. Берьюлы алтышар йомыркага басып, токмач кисеп куя идек. Мәктәптә мондый чаралар оештыру бик яхшы. Кызлар аш-су пешерә белергә тиеш.

Чараны оештыручы һәм алып баручы Йолдыз Шакирова мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләгән иде. Кызлар камыр басып, токмач кискән арада җанатар укучылар укытучылар белән бергә татар халык ашлары һәм киемнәре турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр, борынгы уеннар уйнадылар.

Фото: Йолдыз Шакирова

 


Нет комментариев