Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2019 елда кемнең пенсиясе 1 мең сумга арта?

Пенсия яше арттырылу белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителгән. Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, пенсияләр ел саен индексацияләнәчәк.

Кайсы пенсионерларның пенсиясе арта?

Барлык пенсионерларның да пенсиясе арта дигән сүз түгел. 2016 елда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә мораторий кертелде. Димәк, эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе арта. РФ Пенсия фонды мәгълүматына караганда, барлык эшләмәүче пенсионерларның да. АиФ.ruга фондттан хәбәр итүләренчә, барлык эшләмәүче пенсионерларның да пенсиясе якынча 1 мең сумга артачак. Өстәмәнең күләме – икенче мәсьәлә. Ведомство мәгълүматына караганда, һәркемгә дә 1 мең сум өстәлми. Әлеге вакытта пенсия үзгәрешләре системага кертелә генә барганлыктан, өстәмәнең күләме төгәл генә билгеләнмәгән.

 

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе үзгәрешсез кала булып чыга?

Гыйнвар индексациясеннән соң – әйе. Эшләүче пенсионерларга өстәмә бер генә тапкыр, 1 августтан соң гына күздә тотыла. Тик бу индексация түгел, ә яңа иминият акчаларына бәйле рәвештә кабаттан исәпләү генә.

“Аргументы и факты”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев