Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа Шалты авылы ветераны юбилеен билгеләп үтте

Яңа Шалты авылында гомер итүче Мөгөлсем Фәррахова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин өенә барып тәбрик итте.

– Без яшәдек инде, шөкер. Тормыш җитеш, пенсия вакытында килеп тора, – ди ветеран. – Тик яшьләр өчен борчылам мин. Тормыш көтәргә авыр хәзер. Шулай да, без күргәнне алар күрмәсеннәр иде, дип телим.

Мөгөлсем апаның да ятим балачагына сугыш сәбәпче булган. Ул вакытларны ветеран аеруча дулкынлану белән искә ала.

– Еллар узган саен югалтулар ачысы барыбер онытылмый, – ди Мөгөлсем Фәррахова. – Сугыш чыккан вакыт  бүгенгедәй хәтергә уелып калган. Колхозда эшләүче олысы-кечесе кырда иде. Чүп утарга, кайберәүләре печәнгә киткәннәр иде, дип беләм. Төшке аш вакытлары җитәрәк, авыл урамы шаулаша башлады. Балалар йөгерешә, өлкәннәр елашуы...  Безнең әткәйнең кулы имгәнгән иде, шулай булуга карамастан, сугышка алдылар үзен. Бер инәкиебезгә дүрт бала, таш өйдә торып калдык. Ач идек. Шулай булса да, фронтка ярдәм итү дә, дәүләт кушкан задание – салымнарны да тапшырырга кирәк иде. Инәкинең соңгы бозавыбызны илтеп тапшырганы истә калган.

Авыр чорларны кичеп, Мөгөлсем апа Сәгыйть исемле егетне яр итеп сайлый. Алар илле ел яшәп, өч бала үстергәннәр.

– Бүгенге көнем бәхетле минем, күршеләрем әйбәт, туган-тумачалар гел ярдәм итеп торалар, – ди юбиляр. – Балаларым, сигез оныгым бар, оныкчыкларым да күп хәзер.

Мөгөлсем Фәррахова гомере буе туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аның эш стажы 44 ел тәшкил итә.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев