Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шалты яшьләре начар гадәтләргә каршы

Халыкара наркоманиягә һәм наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан Шалты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Наркоманиягә каршы бергәләп көрәшәбез” дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чарага мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар килде.

Мәгълүмат сәгате наркоманиягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, яшьләрне начар гадәтләргә каршы торырга өйрәтү һәм наркоманиянең кешеләр, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә китергән зарарлы йогынтысын аңлату максатыннан оештырылды.


Әңгәмә барышында наркоманиягә каршы көрәшнең актуаль проблемалары күтәрелде. Яшүсмерләр һәм егет-кызлар арасында наркотик куллануның сәбәпләре, аларның организмга, аеруча үсеп килүче яшь буынга китергән зыяннары, гомумән, кеше тормышына йогынтысы турында сөйләделәр. Егетләр наркотик чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр, наркотикларны куллану, саклау һәм тарату өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында белделәр.

– Наркотиклар гына түгел, исерткеч эчемлекләрнең зыяны да әйтеп бетергесез зур. Алар кеше тормышын, гомерен куркыныч астына куя, – дип үз фикерләре уртаклашты сигезенче сыйныфны тәмамлаган Данис Хәләпов. – Бүгенге чарада да аңлатып, күрсәтеп сөйләделәр. Сәламәт һәм озын гомерле булу өчен начар гадәтләрдән читтә булырга кирәк.
– Әңгәмәбез балалар күңелендә эз калдыргандыр, һәр кабул ителгән карар өчен җаваплылык турында уйландыргандыр дип ышанабыз, – дип сөйләде чараны оештыручы китапханәче Энҗе Латыпова.

Чарага “Без тормышны сайлыйбыз” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда наркомания проблемаларын һәм аның нәтиҗәләрен ачып бирүче әдәбият тәкъдим ителде.

Фото: Гөлназ Вахитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев