Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пушкин картасы Баулы яшьләренә яңа юл ача

Баулы яшьләре, шул исәптән мәктәп укучылары өчен Пушкин картасы буенча экскурсияләр, күргәзмә һәм башка төрле чаралар үз эшен дәвам итә. Бүген шәһәрнең “Туган якны өйрәнү” музеенда да Исергәп мәктәбе укучылары өчен шул юнәлештә экскурсия  оештырылды.

Укучыларга музей хезмәткәре Кадрия Гыймазова Баулы районы тарихы турында кыскача мәгълүмат бирде. Аның барлыкка килү тарихы, район үзәге, шәһәр статусы алуы, Баулының нефть төбәге буларак башлангычы, районның атаклы кешеләре һәм башка шундый мәгълүмат укучылар өчен кызыклы булды.

– Мондый экскурсияләргә бик теләп йөрим, – ди сигезенче сыйныф укучысы Радмир Хәйритдинов. – Без күптән түгел генә Пушкин картасы ярдәмендә Бөгелмә шәһәренә Ярослав Гашек музеенда да булдык. Бүген мин үзем өчен бик күп мәгълүмат алдым.

– Без, укучылар өчен Пушкин картасы бик уңайлы булды, – ди Эльвина Зарипова. – Тарих дәресләрендә алган белемнәрне тагын да тулыландырдык бүген. Музейларда, күргәзмәләрдә йөрергә яратам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев