Хәнсевәрдә Кызыл китапка кертелгән үрмәкүчләр бар
«Баулы – информ» редакциясенә шушы көннәрдә Хансевәр авылыннан шалтыраттылар. Анда зур үрмәкүчләр барлыкка килгән. Бу хакта борчылып Вәлия Мөхәммәтгәрәева җиткергән иде.
Безнең редакциягә моңа кадәр дә Потап – Томбарлы һәм Татар Кандызы авылларыннан шуңа охшаш шалтырату булган иде. Әлеге хәл буенча без Татарстанның биологик ресурслары буенча Дәүләт комитетына сорау юлладык. Алар әлеге үрмәкүчләрне көньяк рус тарантулы дип исбатлау җибәрде. Бу юлы да без Вәлия Мөхәммәтгәрәева төшергән үрмәкүч фоторәсемен һәм кыска гына видеоны Татарстанның биологик ресурслары буенча Дәүләт комитетына юлладык. Үрмәкүч - көньяк рус тарантулы.
Димәк, Баулы районында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үрмәкүчләр барлыкка килә. Бу хакта тулырак икенче сентябрь пәнҗешәмбе көнне Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында карарга мөмкин.
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев