Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исергәптә Сабан туе әрәмә буенда үтәчәк

Соңгы вакытларда Исергәп авылында Сабан туе авыл уртасында, мәдәният йорты каршында гына, кичке бәйрәм кебек итеп үткәрелде. Әмма быел авыл халкының күпчелеге сабан бәйрәмен элеккечә, әрәмә, Ык буенда үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

– Әрәмә буенда Сабантуй үткәрү чыгымлырак шул. Кирәк-ярак әйберләрен, аппаратура ташулары да үзе бер сынауга әверелә, – ди мәдәният йорты директоры Лилия Талипова. – Шулай да авыл халкына каршы килеп булмый.

Сабан туен әрәмә буенда үткәрү өчен бәйрәм булачак мәйданны җыештырырга да байтак көч кирәк. Шуның өчен бүген авыл советы, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм теләге булган авыл кешеләре зур өмәгә чыкты.

– Халык бердәм булса, яхшы булыр иде, – ди авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева. – Сабантуйны әрәмәдә үткәрергә кирәк дип сөрән салучылар күп булса да, өмәгә шул һәрвакыт йөри торган берничә кеше килде. Әле санаулы гына көннәр калды. Бүген барысын да әзерләп, баганаларын утыртып, бизәп, утыргычларына кадәр ясап кайтырга кирәк.

– Сабантуй гомер-гомергә шушы әрәмә буенда үтә иде инде, – ди авылның имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров бизәкле тасмаларны бәйләп куяр өчен агач чөйләрне җиргә кагып. – Өмәгә авыл кешеләре күбрәк чыкса, күңеллерәк тә бит. Бүген эш көне дә әле. Шулай да теләге булганнар әле килеп кушылыр дип өметләнәм. Элек бит эшен дә бергә, бәйрәмнәрен дә бергәләп үткәрә идек. Иң күңеллесе шул. Ә Сабантуй – ул үзе зур бәйрәм. Аны үзебезнең халык өйрәнгән урында, милли йолалар, гореф-гадәтләрне истә тотып үткәрүне дәвам итәргә кирәк. Өмәгә дә теләп килдем, килгән кунаклар, кайткан авылдашлар өчен матур булсын. Үзем бәйрәмгә барсам-бармасам да, оештыру эшләренә өлешем керсен. Күмәк көч – тау күчерә, дигән әйтемне онытмаска кирәк.

Шулай итеп, Сабантуй узачак мәйданны чүп-чардан, корыган агач һәм үләннәрдән чистарттылар, уеннар уздырыла торган мәйданчыктагы баганаларны буяп, матурлап куйдылар, төсле тасмалар белән мәйданны әйләндереп алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 11 июнь көнне сәгать 10:00 дә башланачак. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев