Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар хәрбиләр өчен “Туган як” чәйләрен әзерләде

Солдатларга “Туган як” чәе. Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм җирле мәчетләр ярдәме белән хәрбиләргә төрле шифалы үләннәрдән чәй һәм тәмле күчтәнәчләр ясадылар.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга кирәк-ярак, азык-төлек әзерләп озату дәвам итә. Мондый эштән олысы да, кечесе дә читтә калмый. Бу юлы кибеттән сатып алган төрле чәйләр, кофе һәм конфетлар белән беррәттән хәрбиләр өчен “Туган як” чәйләре дә әзерләнде.

–Нәкъ менә шифалы үләннәрдән солдатларыбызга чәй ясап җибәрү күптәнге хыялыбыз иде, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина. – Бүген төрле кипкән шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр катнашмасын вак пакетларга тутырабыз. Шундый тәмле исе! Егетләребезгә туган яктан килгән күчтәнәчләребез шифа булып та барсын, исән-сау кайтуларын көтәбез.

Шифалы үләннәрне Баулыда яшәүче ветеран укытучы, “Ак калфак” оешмасының иң актив өлкәне Әнисә Биктимерова киптереп әзерләгән.

–Бу үлән катнашмасына бөтен күңел җылымны салдым. Хәрби булып йөргән балакайларга туган як шифасы булып ирешсен дип телим, – дип сөйләде күз яшьләрен көчкә тыеп Әнисә апа. – Әлеге үләннәр арасында карлыган, кура җиләге яфрагы, мәтрүшкә, зверобой- сары мәтрүшкә, роза һәм көнбагыш чәчәге таҗлары, иван-чәй яки кипрей үләннәре бар. Аларның барысы да гади генә җыеп киптерелгән түгел, һәр үләнне җыеп ферментация ясадым ягъни тиешенчә киптереп, коры чәй(заварка) халәтенә китердем.

Чәйләрне әзерләү һәм вак пакетларга тутыру берничә сәгатькә сузылды. “Ак калфак” ханымнары –Йолдыз Шакирова һәм Ләйлә Гафиятуллина чәйләр һәм күчтәнәчләр янына хәрбиләрнең күңелләрен күтәреп, җиңү һәм күрешү мизгелләрен якынайтучы сүзләр белән сәлам хатлары да яздылар.

–Хатларны рус һәм татар телләрендә язабыз. Үз кулларыбыз белән һәрберсен матур итеп язарга тырышабыз, – ди Римма Яруллина. – Кулдан язылган хатларда күңел җылысы күбрәк саклана. 

Хәрбиләргә чираттагы күчтәнәчләр әзерләнә дигән хәбәрне ишетеп, мәчеткә йөрүче абыстайлар да әлеге изге эшкә кушылды. Үзе дә туксан яше белән баручы Голсорур абыстай Гафурова бик күп чәйләр алып китергән.

–Бәрәкәтле гомер, сабырлыклар биреп, исән-сау кайтырга насыйп булсын балаларыбызга, оныкларыбызга, – ди ул. – Мин дә үзебезнең исемнән күчтәнәч әзерләдем, кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев