Район мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, “Татарча диктант” проектында катнашучыларның 60 проценты диктантны “бишле” билгесенә язган.
Проектта барлыгы 87 баулылы катнашкан. Татар теле буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләрнең күбесе укытучылар булган. Диктант язучылар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, укучылар, тәрбиячеләр, пенсионерлар да бар. Проектның иң өлкән катнашучысы Раиса Кунгурбаевага киләсе елның гыйнварында 70 яшь тула. Ул Новозареченскидан, күп еллар теш табибы булып эшләгән.
Нет комментариев