Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы ветераннары сәламәт яшәү рәвеше яклы

Баулы районында пенсия яшендәге 9800дән артык кеше бар. Аларның күпчелеге һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә һәм замана белән бергә атлауда. Озын-озак яңа ел каникулларыннан соң, ветераннар быел беренче тапкыр спорт залында очраштылар.

Спорт залына килгән ветераннар тренер Сәрия Садриева командаларын төгәл үтәргә тырышалар. Барлык күнекмәләр дә буыннар, сулыш алу системалары эшен яхшыртуга көйләнгән. Биредә шөгыльләнүче ветераннар сүзләренчә, спорт төре нинди генә булса да, ул сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә.

– Безнең сәламәтлек төркеменә йөрүчеләр 13 елдан артык спорт белән шөгыльләнә, – ди күнекмәләрне алып баручы Сәрия Садриева. – Барысы да бик теләп йөриләр. Пандемия сәбәпле генә безнең сафлар бераз сирәгәйде. Чөнки QR-код белән генә керәбез. Моңа кадәр 60-45 кеше даими җыела идек, хәзер күпкә азракбыз. Шәхсән үзем йөзү белән дә мавыгам һәм тимераякта шуарга яратам. Быел тимераякка баскан юк әле. Шушы көннәрдә барырмын, дип уйлыйм.

Баулылы Альбина Хәлиуллина ветераннар арасында иң актив кеше. Ул барлык чараларда да башкаларга үрнәк. Ветераннар арасында да иң беренчеләрдән булып скандинавия йөрешен үзләштерде. Ул ел әйләнәсе спорт белән дус.

– Быел спорт залында беренче очрашуыбыз, – ди Альбина Хәлиуллина. – Бирегә рәхәтләнеп киләбез. Күнекмәләр ясаганнан соң, бассейнга керәбез. Аннан бөтенләй яңадан туган кебек, көч- дәрт алып кайтабыз. Мин аннан тыш, ялгызым гына скандинавия йөреше белән дә мавыгам. Сигез еллап буладыр инде. Файдасын күрәм, башкаларга да йөри башларга тәкъдим итәм. Беренчедән, табигатькә чыгасың, саф һава. Икенчедән, тын юллары ачылып китә, аяк-кул, арка буыннары өчен хәрәкәтнең файдасын сөйләп тору кирәкмидер.

Ветераннар, спорт залында шөгыльләнгәннән соң, бассейнга юл алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев