Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында яңа социаль объектлар төзелә

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров төзелеш һәм ремонт эшләре барышын шәхси күзәтүендә тота. Күптән түгел ул Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә төзелүче “Мирас” балалар иҗаты йортында эшләр барышы белән танышты һәм алдагы планнар белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Баулы районында дистәләгән мөһим проект уңышлы тормышка ашырыла. Шуларның иң зурысы һәм көтелгәне – барлык кирәкле җиһазлар, заманча технологияләр һәм инвентарь белән тәэмин ителәчәк Балалар иҗаты йорты бинасы төзелеше.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча, быел безнең шәһәрдә өр-яңа Балалар иҗаты йорты төзелә. Бүген төзелеш эшләре 99 процентка тәмамланган инде. Объектның гомуми бәясе 359 миллион сум тәшкил итә, – дип белдерде Ильяс Гозәеров. – Бу искиткеч үзәктә робототехника классы, эколог-биолог юнәлешендәге кабинетлар, авиамодельләр ясау, бильярд бүлмәсе, чүлмәкчелек остаханәсе, компьютер класслары, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр кабинеты, шахмат зонасы, агач эшкәртү һәм туризм класслары, реставрация һәм тегү остаханәләре урнашачак. Шулай ук Укучылар йортында эшләп килүче барлык түгәрәкләр һәм “Беренчеләр хәрәкәте” балалар оешмасы штабы да бирегә күчәчәк. Бина заманча техник чаралар белән җиһазландырылган һәм куркынычсызлык таләпләренә тулысынча җавап бирә. Балалар иҗаты йортын агымдагы елның беренче сентябренә ачарга планлаштырабыз. Ул балалар өчен өстәмә белем бирүнең төп үзәгенә әвереләчәк.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, объект төзелеше графиктан алда бара. Төзелеш эшләрен киләсе ай башына ук тәмамлап, аны ачу тантанасын Шәһәр көнен билгеләп үтү кысаларында үткәрергә ниятлиләр.

Шул ук вакытта районда дәүләт бюджеты хисабына финанслана торган башка төзелеш һәм ремонт проектлары да тормышка ашырыла. Аерым алганда, Покров-Урыстамак авылында башкарма комитетның яңа административ бинасы төзелеше тәмамланып килә. Авылның нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге заманча бина барлык стандартларга җавап бирә һәм төрле уңайлыклар белән тәэмин ителгән.

– Башкарма комитетның бу бинасын төзү эшләрен узган елның көзендә үк башлаган идек: башта нигезе салынды, ә төп төзелеш эшләре агымдагы елның апрелендә башланып китте, – дип сөйләде Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Фёдор Чернов. – Моңа кадәр без эшләгән бина үзебезнеке түгел иде, аны арендага алырга мәҗбүр булган идек. “Татарстан Республикасы торак пунктларында башкарма комитет биналарын төзү” республика программасы ярдәмендә, заманча, иркен һәм шәхси биналы булу мөмкинлегенә ирештек.

Баулы районында объектларны төзү һәм реконструкцияләү, юлларны ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шулай ук туризм юнәлешен үстерү эшләре дәвам итә. Районыбыз, елдан-ел яңарып, заманча төс ала. Баулыны кечкенә Швейцария дип юкка әйтмиләр.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев