Баулы мөхтәсибәте укучыларны ялга чакыра
Яңалыклар

Баулы мөхтәсибәте укучыларны ялга чакыра

Мәктәпләрдә укулар тәмам булуга, укучылар ял итү, сәламәтләндерү лагерьларына юл ала. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп уздыруга Баулы мөхтәсибәте дә зур өлеш кертә.

“7 июньнән 18 июньгә кадәр Баулының “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә балалар өчен ял итү һәм сәламәтләндерү курслары оештырылачак, – дип сөйләде районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Курсларга 7 яшьтән 13 яшькәчә балалар йөри ала. Кызлар белән – “Өмет” мәчетендә Алсу Зыязова, Альбина Хәмитова, ә ир балалар белән “Гали” мәчетендә Рәсим Садыйков һәм Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсеннән бер шәкертебез эшне оештырачак.”

Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, мәчеттәге курсларга килгән балалар кайнар аш белән дә тәэмин ителәчәк. Кайтып китәр алдыннан да, һәр көнне дә тәмле күчтәнәчләр өләшәчәкләр.

Индира Сәйфуллина


Нет комментариев