Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы мәчетләрендә укулар башлана

Бүген “Гали” мәчете каршында эшләп килүче курсларның мөгаллим-мөгаллимәләре белән җыелыш уздырылды. Аны районның имам –хатыйбы Әнвәр Хәмитов оештырды.

–Алда торган уку елына планнар, дини дәресләрне алып бару турында сөйләштек, – дип мәгълүмат бирде Әнвәр Хәмитов. – Шушы көннәрдә генә республикада да мәчет каршында эшләүче курсларда укытучы мөгаллимнәр белән очрашу- форум булды. Форум нәтиҗәләре, андагы нәсыйхәтләрне, теләкләрне үзебезнең район җыелышы барышында да укытучыларыбызга җиткердек. 

Баулының “Өмет” һәм үзәк “Гали” мәчетләрендә 2 октябрьдән дини дәресләр башланып китәчәк. Әлеге курсларда яңа килүчеләрне һәм укуларын дәвам итүчеләрне көтеп калалар. Теләге булганнар түбәндәге телефоннар аша дәресләргә языла ала. 

8 927-447-95-61 – Рәсим хәзрәт Садыков,
89963370128 – Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов,
8 919-647-15-56 – Голсорур абыстай Гафурова.

Фото автора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев