Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалар бакчасы – “Сәйяр” фестивале җиңүчесе

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган. Бүләкләнүчеләр арасында баулылар да бар.

Баулы шәһәрендәге “Колокольчик” балалар бакчасының театр коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Салават күпере” Һәм “Сәхнә” журналлары белән берлектә оештырган “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә җиңүгә ирешкән.

Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында коллективка фестивальнең “Сәхнә асылы” номинациясендә лауреат исемен яулавы турында диплом тапшырылган.

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә Баулы районы Татар Кандызы мәктәбе укучыларының да лауреат исеменә лаек  булуы турында язган идек. Бу хакта тулырак http://bavly-tat.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/tatar-kandyzy-ukuchylary-zur-rlr-yaulyy

Фотосурәтләр “Колокольчик” балалар бакчасы Инстаграмыннан https://www.instagram.com/kolokolchik7/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев