Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген — Бөтендөнья сәламәтлек көне

Баулының 7нче санлы “Колокольчик” балалар бакчасы хезмәткәрләре сәламәтләндерү акциясе оештырган: хәзер алар көнне иртәнге гимнастикадан башлый.

“Колокольчик” балалар бакчасы коллективы “Көнең ничек башланса, шулай үтә” дигән девиз белән яши һәм көн дә иртәнге сәгать җиденче яртыда, спорт киемнәрен киеп, спорт залына җыела.

Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре әйтүенчә, иртән күнегүләр ясау –  көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алу өчен менә дигән чара.

– Коллектив белән күнегүләр ясап, без сәламәтлегебезне кайгыртып кына калмыйбыз, бер-беребез белән уңай хисләр дә алмашабыз, – ди  “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова.

Әлеге мәктәпкәчә учреждениенең сәламәтләндерү акциясе шәһәр һәм районның башка оешмаларына да үрнәк булыр, дип уйлыйбыз. Чөнки дәвалануга караганда, сәламәтлекне алдан кайгырту мөһимрәк.

 

Фотоhttps://www.instagram.com/p/Bvx-hKIDfoa/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1irf7ffnapum7

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев